news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар зыялылары Тукай каберенә чәчәкләр салды

Казанның Яңа Татар бистәсендә Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме үтте.

Татар зыялылары Тукай каберенә чәчәкләр салды
Александр Эшкинин

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукай вафат булган көннең ел саен кояшсыз һәм яңгырлы-җилле булуы татар язучылары өчен метафорага әверелгән. “Тукай үзе белән күпмедер дәрәҗәдә дөньяның яктысын, җылысын алып китте. Әмма ул безнең йөрекләрне дәртләндереп типтерә торган энергия калдырып китте. Безне шул энергия яктырта да, җылыта да”, - дип бөтен шагыйрьләр исеменнән әйтте Ренат Харис  Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салу мәрасимендә.

Бүген әлеге традицион  чарада, нигездә, өлкән буын татар язучылары, галимнәре, артистлары катнашты. Яңа Татар бистәсе зиратына Тукайны искә алырга килүчеләр өчен автобуслар оештырылган иде - Татарстан Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Г.Камал театры яныннан  автобуслар килде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова үз чыгышын Евтушенконың “Поэт Россия больше чем поэт”, дигән сүзләре белән башлап җибәрде һәм Тукайның
“Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә”, - дигән шигъри юллары белән тәмамлады.

Әлеге шигьри юлларны Тукай кабере янында үзенең татарның барлык милли чараларында ишетелә торган алыштыргысыз үзенчәлекле тавышы белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров та яңгыратты. “Милләт чын даһиларын күргәннән соң гына үзенең милләт булуын тоя. Тукай милләтне һаман алга алып бара”, - диде ул.

“Биредә кайсыгызга гына карасак та, сәгатьләр буе Тукаебыз турында аның иҗатын да, тормыш юлын да сөйли алырлык шәхесләр басып тора”, - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Тукайны искә алырга килгән язучыларга карап. Чыгыш ясау бәхете өч халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары – Ренат Харис, Роберт Миңнуллин һәм Зиннур Мансуровка елмайды.

“Без быелгы Тукай бәйрәмен зур вакыйга белән башлыйбыз - ниһаять, җитешсезлекләрдә арынып бетмәгән булса да, Тукай энциклопедиясе дөньяга килде. “Энциклопедия ул - алфавит тәртибенә салынган галәм”, - дигән гыйлем ияләренең берсе Вольтер. Тукайның галәме күпмедер дәрәҗәдә әлифба тәртибенә салынды һәм без Тукайны бөтен дөнья алдында таныту өчен тагын бер терәк алдык. Тукай – үзе бер галәм, бездән соң килгән буыннар да ул галәмдә яңа йолдызлар ачарлар...” - диде Ренат Харис.

Роберт Миңнуллин, шигъри сүзгә тугры калып, үз фикерен Тукайга багышланган шигыре белән җиткерде: “Татар яшәсен дисәгез, Тукайны онытмагыз...”

Зиннур Мансуров Тукай турында әле аз белүебезне искәртте: “Без аны милли символыбыз итеп алганбыз икән, без аның турында бөтенесен белергә тиешбез”, - диде.

Чыгышларны йомгаклап, Тукай кабере янында Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров Коръән аятьләре укыды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100