news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар зыялылары Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны туган көне белән котлады

Очрашу Татарстан делегациясенең Башкорстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында булды.

Татар зыялылары Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны туган көне белән котлады
dumrt.ru

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 11 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге татар интеллигенциясе вәкилләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре делегациясе Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән күрештеп, аны туган көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан делегациясенең Башкорстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында очрашу Тәлгать хәзрәт Таҗетдин туган көне алдыннан узды. Бу уңайдан Татарстаннан килгән кунаклар иң беренче чиратта мөфтине әлеге истәлекле дата белән тәбрикләде.

"Раббыбыз насыйбы белән Сез Россиядә Ислам яңарышының чишмә башында тордыгыз һәм 40 елга якын илебезнең мөселман өммәте белән җитәкчелек итәсез. Россиянең Баш мөфтие вазыйфасындагы эшчәнлегегез Россиядә Ислам үсеше өчен файда китергән күп санлы җаваплы һәм хәлиткеч карарлар белән бәйле", диелә хәбәрдә.

Туган көне нисбәтеннән Камил хәзрәт мөфтигә истәлекле бүләкләр тапшырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot