Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды
Зәйтүнәнең моңарчы билгелесез каберенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Филүсә Арсланова тап булган.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Яңа татар бистәсе зиратында татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды.
«Бүген Габдулла Тукайның каберенә шагыйрьне искә алырга килдек. Быел тагын бер үзенчәлекле вакыйга булды: Зәйтүнәнең кабере табылды. Тукайның Зәйтүнәгә гыйшкы турында әсәрләрдән беләбез», — диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Зәйтүнәнең каберенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Филүсә Арсланова тап булган. Кабер ташында Тукай шигыре дә язылган.
«Биредә зур җырчы Шәфика Котдусованың кабере. Ул 1946 елда Мәскәүдә үлеп, Казанга кайтарыла. Каберенә оныгы белән килеп, гел чистартабыз. Бер өч еллап шулай янәшәдәге Зәйтүнә Мәүледова каберен күреп йөрдем. Шул микән дип, өйрәнеп, былтыр Фейсбукка язып чыктым», — дип сөйләде Филүсә Арсланова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул язучы Фатыйх Котлы белән быел 4 мартта кабергә килгәннәрен әйтте. «Фотоларга төшереп эшләдек, өйрәндек. Фатыйх Кутлу кабер табылды, дип язып чыкты. Хәзер каберне чистартырга, төзекләндерергә, ташын да яңартырга җыеналар», — дип белдерде Филүсә Арсланова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз