news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар зыялылары «Мир араб» мәдрәсәсендә белем алган милләттәшләр рухына дога кылган

Татар зыялылары «Мир араб» мәдрәсәсендә белем алган милләттәшләр рухына дога кылган
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация остазлар һәм педагоглар елы уңаеннан Бохарага сәфәр кылган. Делегация составында Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, әлеге районның үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова да бар. Алар Үзбәкстанда милләттәшләр рухына дога кылган.

«Бохарага бару күптәнге хыял иде. Заманында бу якларга гыйлем алырга килү зур дәрәҗә саналган. Бирегә 1838 елда 20 яшьлек Шиһабетдин Мәрҗани дини гыйлем алырга килә. Мәгърифәтче Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә 11 ел укыган. Безгә нәкъ менә Мәрҗани укыган Мир араб мәдрәсәсенең ишеген ачып керергә насыйп булды. Биредә Шиһабетдин Мәрҗанигә мемориаль такта куелган. Мәдрәсәдә бүгенге көндә дә дин сабаклары укытыла. Мир араб мавзолеен күреп, догалар кылырга да рөхсәт ителде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, әлеге мәдрәсәдә укыган шәкертләргә, ислам үсешенә зур өлеш керткән имам-хатипларга, Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Госман Исхакый, Габдулла Галиуллин һәм башка дин әһелләре турында мәгълүмати стенд урнаштырылган. «Заманында XIX гасыр башында Әлки районы Татар Суыксуы авылыннан Мөхәммәтсадыйк Монасыйпов та Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә гыйлем алган», - дип өстәде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Флюра Абдуллина Евразия рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева ясаган Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Миргазиз Укмасый портретларының күчермәсен «Мир араб» мәдрәсәнең мөгаллименә тапшырган.

Казан кунаклары фарсы дин әһеле, фәлсәфәче, шәех Бахауддин Накшбанд һәм аның әнисе, башка туганнары, якыннары җирләнгән урында да булган. «Бу - Бохарадагы мемориаль комплекс урыны. Биредә музей эшли. XIV гасыр белән бәйле уникаль экспонатлар, шул чор дин әһелләре киемнәрен күрергә була. Коръән, зур күләмдә эшләнгән тәсбих, китаплар, тормыш-көнкүреш әйберләре саклана. Татарстаннан килгән делегация ата-бабалары рухына да дога кылды», - диде ул.

«Бохарада тарихи урыннар шактый. Шундыйларның берсе - «Ситораи мохи хоса» дип исемләнгән Бохара Әмиренең җәйге резинденциясе. Бүгенге көндә аның территориясендә декоратив-гамәли сәнгать музее урнашкан. XIV - XX гасырларга караган Бохараның танылган осталарының зәркән эшләнмәләре, төрле илләрдән бүләккә килгән вазалар, уникаль экспонатлар куелган. Ул чорларда киелгән милли киемнәр белән дә танышырга мөмкин. Комплекс территориясендә әлеге биналарны төзегән оста Усто Ширин Мурадовка һәйкәл куелган», - дип аңлатты Флюра Абдуллина.

Казан делегациясен Бохараның татар-башкорт милли-мәдәни оешмасы рәисе Равил Забиров, аның урынбасары Халидә Сабитова озатып йөргән. «Тарихи каланың «Дуслык» йортында җирле татарлар белән очраштык. Чәй өстәле янында оешма эшчәнлеге белән таныштык. Өлкәдә унике мең татар яши. Атнага бер тапкыр татар теле дәресләре укытыла. Оешма әгъзалары һәрдаим төрле кичәләрдә актив катнашуларын, ел саен Сабантуй бәйрәмен уздыруларын сөйләде, татар халык җырларын башкардылар», - ди ул.

«Озын сүзнең кыскасы, биредә ишеткәннәрне, гомумән, гүзәллекне сөйләп бетерерлек түгел – үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бохара шәһәре безнең өчен матур тәэсирләр калдырды. Борынгы кала үзенең тарихи эзләрен югалтмаган, җирле татарлар үз телләрен, гореф-гадәтләрен, милләтебезгә булган хөрмәтен саклап яши. Сәфәребезнең уңышлы булуы Бохарада эшләп килүче татар- башкорт милли мәдәни оешмасының актив эшчәнлек алып баруыннан да торды», - диде Флюра Абдуллина.

  • Сәфәрне оештырырга Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ярдәм иткән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100