news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар журналистлары телне һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү турында сөйләште

Татар журналистлары телне һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү турында сөйләште
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы Казанда 14-16 октябрьдә уза. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында форум тантаналы рәвештә ачылды, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары, оешманың Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров мөрәҗәгать итте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул хәбәр иткәнчә, форумда Россиянең 15 төбәгеннән 42 журналист катнаша. Алар арасында Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Самара, Төмән, Ульяновск, Свердловск, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Киров һәм Пенза өлкәләре, Пермь крае һәм Мәскәү вәкилләре бар.

Алдагы еллардан аермалы буларак, бу юлы форумның бөтен программасы Казанда узачак.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Чарада шулай ук Татарстан Республикасының «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнашты. Алар төбәкләрдән килгән журналистларга урыннарда татар телен саклап калуга һәм татар мәдәниятен таратуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Моннан тыш, Сәлимгәрәев һәм Садыйков эшкә заманча якын килүнең һәм эшчәнлекнең яңа форматларына күчүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Алар шулай ук журналистларга бу юнәлештә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр.

Төрле төбәкләрдән килгән делегатлар массакүләм мәгълүмат чараларында үзләренең эше турында сөйләделәр, казанышлары белән уртаклаштылар, булган проблемалар һәм кыенлыклар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, алар Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» агентлыгы җитәкчелегенә төбәкләрдә татар телле журналистиканы үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot