Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар журналистлары форумында милли журналистикага багышланган түгәрәк өстәл узды
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумында «Хәзерге татар журналистикасы» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда милли гаммәви мәгълүмат чараларының бүгенге эшчәнлеге, яңа медиапроектлар һәм журналистикада ясалма фәһем куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Түгәрәк өстәлнең төп спикеры «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире Лилия Кадыйрова булды. Ул форумда катнашучыларны сәламләде һәм милли журналистика вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге, тәҗрибә уртаклашуы мөһим булуын билгеләп үтте.
«Милли журналистикада эшләү – безнең миссиябез, үзебез сайлаган язмыш. Без диалогка әзер. Бер-беребезне үстерү максатыннан тәнкыйтьләсәк иде», – диде Лилия Кадыйрова.

Төбәкләрдән килгән журналистларны «ТНВ-Планета» телеканалының эшчәнлеге, яңа тапшырулар һәм проектлар аеруча кызыксындырды. Лилия Дамир кызы хәбәр иткәнчә, яңа телевизион сезонда ТР Рәисе каршындагы Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән «Музыкаль Сабантуй» проектының яңа сезоны старт алачак. Шулай ук «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын дәвам итү планлаштырыла. Камал театры белән берлектә телевизион спектакльләр яздыру эше дә дәвам итәчәк.
Аннары сүз «Актаныш-информ» директоры Айнур Гыймадиевка бирелде. Ул журналистикада ясалма фәһем куллану үзенчәлекләре турында сөйләде, әлеге технология белән эшләүнең нечкәлекләрен аңлатты. Чыгышы практик күнекмәләргә нигезләнде: катнашучылар ясалма фәһемнең мөмкинлекләре һәм аны көндәлек эштә куллану юллары белән таныштылар.

Түгәрәк өстәлдә ясалма фәһемнең журналист хезмәтен җиңеләйтүче ярдәмче корал булуы, әмма тәҗрибәле һәм белемле белгечләрне тулысынча алыштыра алмавы искәртелде. Милли журналистикада сыйфатлы эчтәлек әзерләү, мәгълүматны тикшерү, тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен саклау аеруча әһәмиятле булып кала.
Фикер алышу журналистлар арасында тәҗрибә уртаклашу, һөнәри элемтәләрне ныгыту һәм татар журналистикасының киләчәге турында ачык диалог алып бару өчен мөһим мәйданчык булды.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз