Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар журналистлары форумы делегатлары Кукмараның «Хезмәт даны» редакциясен мактады
«Үзебезнең якларга сезнең эшчәнлекне күреп, илһамланып кайтабыз», – диде делегатлар.
Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Кукмара-информ» филиалында булды.
Делегатлар редакция эшчәнлеген мактады. Ульяновскның «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов «Хезмәт даны»н алга киткән редакция, дип атады.
«Заманча эшләүче редакция итеп кабул иттек. Бөтен мәгълүмат чаралары бер канат астына җыелган. Без телеграмда әле яңа гына эшли башладык, монда инде ике мең ярым язылучы бар. Үзебезнең якларга сезнең эшчәнлекне күреп, илһамланып кайтабыз», - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева татар телендә чыгучы «Хезмәт даны» газетасын Татарстанда иң яхшы эшләүче газета дип атады.
«Хезмәт даны» - район газеталары арасында иң уңышлы эшләүче газета. Конкурсларда жюрида утырганда: «Хезмәт даны» - иң яхшы газета», - диләр. Бу - бөтен җитәкчелек әйткән сүзләр», - диде ул.
Филиал ике телдә чыгучы «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталары, «Кукмара» телевидениесы һәм «Кукмара авазы» радиосын үз эченә ала.
Филиал җитәкчесе Гөлгенә Шәрипова делегатларны редакция эшчәнлеге белән таныштырды. «Өч редакциядә егерме ике хезмәткәр эшли. Ике газетабыз бергә 4500 тираж белән чыга», - дип сөйләде Гөлгенә Шәрипова.
Делегатлар газеталарның тиражы, финанс мәсьәләләре, коллектив эшчәнлеге белән кызыксынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз