news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар журналистлары форумы делегатлары Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумына килде

Татар журналистлары форумы делегатлары Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумына килде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Казанда узучы IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы үз эшен дәвам итә. Форумның икенче көне делегатлар өчен гамәли һәм мәдәни чаралар белән башланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бүген иртән форумда катнашучылар Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумына килде. Аларны милли киемнәрдәге кыз һәм егет чәкчәк белән каршы алды. Техникум директоры Раушания Сәүбәнова уку йортының күпьеллык традицияләре, халык кәсепләрен саклау һәм үстерү юнәлешендәге бай эшчәнлеге белән таныштырды. Журналистлар биредәге остаханәләрне карады, студентларның кул эшләре ясауларын күзәтте.

Делегатлар татар милли кул эше серләренә төшенде, традицион һөнәрләрне саклап калуның милли үзенчәлекне һәм мәдәни мирасны киләчәк буыннарга җиткерүдәге мөһим роле турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot