news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар журналистлары форумы» ачылышында төбәктәге проблемалар турында фикер алыштылар

«Татар журналистлары форумы» ачылышында төбәктәге проблемалар турында фикер алыштылар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

9-11 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Бүген аның ачылышы булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

«Быел илебезнең 18 төбәгеннән 45 журналист катнаша. Татарстан татарча эшчәнлеген алып бара торган массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерә. Әлеге җыенның төп максаты - конгресс астында эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларын туплау. Сез - шуларның вәкилләре, әгъзалары. Сезнең белән беррәттән алга таба бурыч-максатларны билгеләрбез», - диде Данис Шакиров.

Аның әйтүенчә, биредә күтәрелгән мәсьәләләр аерым оешмаларда хәл ителә. «Без сезнең турында таяныч һәм терәк дип әйтәбез. Төбәкләргә йөреп торабыз. Теге яки бу оешмага килеп керү белән нәшер ителүче матбугат чараларына күз төшә. Сезнең белән эшне алып бара торган, Татарстан белән бәйле булган аерым рәсми оешмалар да биредә», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов әлеге очрашуның кирәкле булуын билгеләп үтте.

«Кичә «ТНВ» телерадиокомпаниясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды, аннан тыш та сөйләшү булды. «Дөньялар тиз үзгәрә, сез акрын үзгәрәсез, сез дә үзгәрергә тиеш», - диде ул. Татар журналистиканың киләчәге турында да сүз булды. Без күбрәк яңа технологияләр кулланып, бөтен чаралар аша караучыларны, укучылары, тыңлаучыларны табарга тиеш, дигән фикергә килдек. Безнең тәкъдимне ул кабул итмәде. Әмма теләгән кешеләрне җыеп, мөмкинлекләр тудырып, яңа таләп буенча эшли торган медиа үзәкнең концепциясен булдырырга йөкләнелде», - диде Илшат Әминов.

Ул башка төбәкләрдәге тәҗрибәне өйрәнүләрен әйтте. «Рәисебез әйткәч, эшлибез. Ул яңа таләпләрен җиткерде. Мин үзгәрергә кирәклеген аңлыйм, тик кайсы якка - монысы зур мәсьәлә. Максат куя торган кешеләр куп, эшләүче генә аз. Тәкъдимнәр күп, эшләргә генә кирәк. Киләчәкне бүгеннән уйларга кирәк. Рөстәм Нургалиевич дөньяны үзгәртергә кирәк, дигән проект белән генә керергә кушты. Бер казанда кайнап, проблемаларны белеп тә бетермибездер. Шуңа күрә, әйдәгез бергәләп эшлик», - диде Илшат Әминов.

«Сезнең тиражларыгызны күреп, проблемаларыгызны ишетеп торабыз. «Татмедиа»да медиа мәктәп ачылган иде. Төбәкләрдәге газеталарны карап, тикшереп чыккан идек, социаль форматта да эшләүләрен карадык. Форматлар үзгәрә, трендта булу, дөрес итеп эшләү - заман таләбе. Теләгегез, тәкъдимнәрегез булса, аларны җитәкчеләргә җиткерергә әзербез. Ел дәвамында да күрешеп торыйк», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина.

«Татарстан» телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров бер-беребезгә терәк булырга кирәк, диде. «Бергәләп бер максатта эшлик», - диде ул.

Очрашу барышында төбәкләрдән килгән баш мөхәррирләр үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. Форум ачылышыннан тулырак репортаж «Интертат.татар» сайтында чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100