news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар значоклары һәм стикерлары хәзер модада – яшь рәссам Валерия Цинк

Валериянең яңа коллекциясе татар мифологиясенә багышланган.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Алинә Минневәлиева). Татарча язулы значоклар ясап танылган яшь рәссам Валерия Цинк татар мифик затлары – җен-пәриләренә багышланганган яңа коллекция тәкъдим итә. Автор “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җен-пәриләргә багышланган стикер-значокларның Хэллоуин бәйрәмендә популяр булу мөмкинлеген искәртте. “Минемчә, татар җен-пәриләре дә бу бәйрәмнең персонажлары булырга хокуклыдыр”, – ди Валерия.

2006 елдан бирле графика белән шөгыльләнгән Валерия Цинк 2015 елдан башлап “Сәлам”, “Яхшы”, “Ни хәл?”, “Бер, ике, өч, дүрт Татарстан супергуд”, “Яз җитте”, “Тиздән мәктәпкә” дип татарча язылган значоклар ясый. “Бу идея, “Девочка Тамара” дигән проектны башлап җибәргәндә, килде. Шул вакытта мондый төр сувенирлар ясау теләге уянды, – ди Чаллы кызы. – Татар значоклары һәм стикерларын яратучылар күп, чөнки бу хәзер – модада. Минем эшләнмәләр белән кызыксынучылар миңа алардагы хаталар турында да хәбәр итә. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа бик шат”, – ди Валерия.

Автор бер стикер яки значокны ясау өчен таләп ителгән вакытны төгәл генә әйтә алмый – барысы да илһамга бәйле икән. Значокларның нигезе итеп металл алына.

Автор татарча значок һәм стикерларын алга таба үстерү юнәлешендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100