news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар зиратында мәдәни мирас объекты статусына дәгъва кылучы каберләр исемлеге киңәйтелде

12 дәгъвачы арасында бердәнбер хатын-кыз – хәйрияче Фатиха Аитова кабере дә бар.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Президенты йөкләмәсе белән Татар зиратындагы каберләрнең каталогын төзү белән шөгыльләнүче Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мәдәни мирас объекты статусы бирү өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына беренчеләрдән булып тәкъдим ителәчәк каберләр исемлеген киңәйтте. Кичә Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге утырышында оешма рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова шул хакта хәбәр итте.

Әлеге исемлеккә Шиһабетдин Мәрҗани (мәгърифәтче, дин белгече), Галимҗан Баруди (мәгърифәтче, педагог), Әхмәтҗан Сәйдәшев (хәйрияче), Әхмәтбай Хөсәенов (меценат), Ибраһим Юнысов (хәйрияче) һәм Фатиха Аитова (кызлар мәктәбе директоры) каберләре керде.

Мәдәни мирас объекты статусы бирү өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына тәкъдим ителә торган рус шәхесләренең каберләре исемлегенә, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлегенең моннан алдагы утырышы карары белән Николай Катанов (тюрколог, Казан император университеты профессоры), Евгений Боратынский (шагыйрь), Яков Шамов (сәүдәгәр, хәйрияче), Петр Дульский (Казан сәнгать белеме мәктәбенә нигез салучы), Александр Зайцев (мәшһүр рус химик-органигы, Бутлеровның укучысы), Гордий Саблуков (шәрыкны өйрәнүче, Казан руханилар академиясе профессоры), Николай Виноградов (Казан терапевтика мәктәбенә нигез салучы) каберләре кергән иде.

Фәридә Зәбирова сүзләренчә, мәшһүр шәхесләр күмелгән территорияләргә тарихи истәлекле урын статусын бирү аларның каберләрен саклауда чираттагы адым булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100