news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар журналистлары Төркиядә гыйлем эсти

Төркиянең Анталия шәһәрендә төрки телле журналистлар өчен тәүге тапкыр радиопрогаммалар эшләү буенча гамәли семинар ачылды

(Анталия, 20 октябрь,"Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Кичә Төркиянең Анталия шәһәрендә төрки телле журналистлар өчен 3 атналык уку-укыту һәм гамәли семинар ачылды. Бу халыкара чарада катнашучылар географиясе шактый киң. Бирегә "ТРТ" Төркия телерадиотапшырулар компаниясе чакыруы буенча осталык-тәҗрибә уртаклашу, белем һәм күнекмәләр алу өчен Көнчыгыш Ауропа, Төньяк Африка, Азия, Урта Диңгез төбәгеннән, Төркиянең үзеннән -барлыгы 26 илдән 96 каләм иясе җыелды. Араларында Татарстаннан да 5 журналист бар. Шунысы игътибарга лаек: Татарстан делегациясе Русиянең төрки телле республикаларыннан килүчеләрдән зур санлы булуы белән аерылып тора.
Шушындый масштабта тәүге тапкыр оештырылган семинарда Төркиянең танылган радиожурналистлары һәм галимнәре радио тарихы, ТРТ радиолары буенча җентекле мәгълүмат биреп, радио тапшырулар эшләү, программалар әзерләүдә заман технологияләре куллану буенча осталык дәресләре үткәрәчәк.
Төркиягә җыелган журналистлар, төрек телен белүләренә карамастан, төрле шивәләрдә сөйләшкәнгә күрә, үзара аңлашуда әлегә кайбер кыенлыклар кичерә. Оештыручылар бу ихтималны алдан күздә тотып эш йөрткән. Семинар программасына, төрек телен камилләштерү максатыннан, махсус тел дәресләре урын алган. Бүген семинарны ачу тантанасында ТРТ Төркия телерадиотапшырулар компаниясенең радио тапшырулары директоры Шенол Гюка белдерүенчә, 3 атна дәвамында бер телдә тыгыз аралашу, уртак темалар хакында фикерләшү, осталык -тәҗрибә алмашу журналистларны "бер дулкында" эшләргә өйрәтәчәк. Ягъни бу семинар дөньяның төрле кыйтгаларында яшәгән төрки журналистларны берләштерү чарасы булачак.
Семинарда катнашучыларны бүгенге ачылыш тантанасында Төрки дөнья шәһәрләре берләшмәсе рәисе, Дәнизли шәһәре мэры Нихат Зәйбәкчи дә сәламләде. Ул радионың элек- электән гыйлем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйнавын ассызыклап, катнашучыларга эшләрендә зур уңышлар теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100