news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар журналистлары «Төркия авазы» радиосында кунакта булды

“Төркия авазы” татар телендә һәр көн 13 сәгатьтә туры эфирга чыга

(Анкара-Анталия,”Татар-информ”, 27 октябрь, Айгөл Фәхретдинова). Бу көннәрдә Төркиядә радиопрограммалар әзерләү буенча семинарда  катнашучы Татарстан журналистлары төркеме “Төркия авазы” радиосында кунакта булды.

Тәүлек дәвамында төрле телләрдә тапшырулары белән куандыручы “Төркия авазы” радиосының  7 дистә елдан артык тарихы бар. 1937 елның 8 гыйнварында Анкара радиосында тәүге тапкыр тышкы программалар эшләнә башлый. Беренче чит телдәге программалар гарәп телендә әзерләнә. 1943-1949 елларда Америка, Көнбатыш Ауропа, Ерак Көнчыгыш, Австралиягә дә тапшырулар әзерләү мөмкинлеге туа.  Шул рәвешле, 1963 елның гыйнварына кадәр Анкара радиосында әзерләнүче тышкы программалар “Төркия авазы” исеме белән эфирга чыга. 1964 елның маеннан, “ТРТ” Төркия телерадиотапшырулар компаниясе төзелгәч, “Төркия авазы” аның составында эшли башлый.

          Бүген биредә Төркия авазын чит мәмләкәтләргә 31 телдә ирештерәләр. Радиосигналлар тыңлаучыларга ультракыска дулкыннар,  интернет һәм иярчен аша таратыла. 1998 елдан башлап “Төркия авазы”ын татар телендә дә ишетергә мөмкин. Татар телле тапшырулар редакциясен оешкан көненнән башлап танылган журналист, милләттәшебез Сәгыйть Хәйри җитәкли. Баштагы елларда татар телле тапшырулар һәр көнне яртышар сәгать эфирга чыкса, соңрак бер сәгатькә кадәр озайтыла. Хәзер тагын яртышар сәгатькә калган. Сәгыйть әфәнде моны штатта кеше аз булу белән бәйләп аңлатты. Татар редакциясендә хәзер 3 кеше хезмәт куя. Алар җилкәсендә зур йөк. Хәбәрләрне, тапшыруларны да үзләре әзерли, татар бүлегенең интернеттагы сайтын да булдырып, яңартып бара.  Дөрес, тиздән эшләре бераз җиңеләер кебек. Узган ел Тышкы тапшырулар департаментында ачылган веб хезмәтенең ике кешедән торган татар телле бүлеге дә булдырылган. Хәзер төп мәсьәлә- кадрларны бу урынга раслыйсы калган.

          “Төркия авазы” татар телендә һәр көн 13 сәгатьтә туры эфирга чыга. Иртәнге 6 да, 9 да, 11 дә тапшырулар кабатлана. Ярты сәгать вакыт эчендә ул Бәйсез Дәүләтләр берлеге, һ.б кинлекләргә Төркия тормышы белән бәйле соңгы хәбәрләрне, төрки дөнья хәбәрләрен ирештерә. Шулай ук ике атнага бер тапкыр төрек-татар дөньясы тапшыруы, «Ататөрек-милләтнең яңарышы» дигән тапшыру эфирга чыга, ай ахырында тыңлаучылар арасында викторина оештырыла. Сәгыйть Хәйри  аңлатканча, биредә хәбәрләр туплау ныклы системага салынган. Янәшәдә генә ТРТ ның тәүлек дәвамында эшләүче телевизион каналы урнашкан. Аларның барысы өчен  иң оператив хәбәрләрне әзерләү белән хәбәрләр департаменты махсус шөгыльләнә. “Элегрәк эшләү авыррак, җитәкчелек тарафыннан басым зур, хәбәрләрне сайлау мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер  бөтенләй башка вәзгыять.Тапшыруларны сайлау белән бергә, эфир программаларын төзүдә  үзебез катнашабыз,  иҗатка мөмкинлекләр зур»,-ди  Сәгыйть Хәйри. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100