news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җырын дөньяга чыгара алам – Миңгол Галиев

"Без миллилегебез белән генә алдыра алабыз", - дип саный Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Казан – татарның музее”, - диде “Татар моңы” гала-концертын карарга килгән Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев.

“Казанга татарны күрергә, моңын ишетергә, миллилекне күрергә генә килергә мөмкин. Без миллилегебез белән генә алдыра алабыз. Шуңа да Казаныбыз, музей кебек, миллилегебезне сакларга тиеш”, дип аңлатып үтте ул фикерен.

“Әгәр таяныч ноктасы булса җир шарын да күтәрә алам” дип әйткәнме әле Архимед? Мин дә шуның кебек... Мөмкинлекләр булып, бүгенге көндә мине файдалана белсәләр иде дим. Безнең халыкчан тавышлары булган җырчыларны бөтен дөнья халкының игътибарын җәлеп итә торган итеп әзерләргә була бит. Мин моны эшли алам!” - дип дәвам итте фикерен Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев.

Чаллы кызы Эльмира Гыйльфанованың “Кызыл төлке” җырын башкаруын тыңлап: “Эх, гран-при бирерлек бала иде! Беренче урын гына бирделәр шул. Уйлап җиткермәделәр”, - диде профессор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100