news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җырын башкаручыларның икенче сайлап алу туры нәтиҗәләре

Татар җырын башкаручыларның икенче сайлап алу туры нәтиҗәләре

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге II Халыкара бәйгесенең икенче туры тәмамланды.

Ике көн барган сайлап алу турында 51 претиндент ярышты. Алар икенче тур шартлары буенча, музыка уен кораллары ярдәменнән башка гына, «Иске карурман», «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Уел», «Бөдрә тал», «Әллүки» һәм «Сибелә чәчәк»не башкарырга тиеш иде. Конкурсантлар өчен шулай ук татар композиторлары М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов, А.Ключарев, Р.Яхин, С.Садыйкова, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Еникеев, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, Л.Батыр-Болгари, Ш.Шәрифуллин, Р.Абдуллин, Ш.Тимербулатовның бер җырын яки романсын һәм Илһам Шакиров репертуарыннан бер җыр башкару да шарт иде.

Әлеге зур сынаудан жюри егерме биш катнашучыны өченче турга лаек дип тапты. Алар – Вилдан Мисбахов, Эльвира Сәлахова, Венера Нәбиуллина, Айрат Вәлиуллин, Айгөл Сагынбаева, Илшат Шәйхуллин, Илшат Вәлиев, Руслан Галимуллин, Рөстәм Яваев, Илдус Шәйдуллин, Юлия Гәрәйшина, Илнур Байназаров, «Гөлләр» ансамбле, Айсылу Әхмәтшина, Ландыш Хөсәенова, Алмаз Нургалиев, Рамил Галимов, Алсу Зәйнетдинова, Гөлшат Галиева, Эльвира Гафурова, Финат Халиков, «Өмет» ансамбле, «Аксуран» төркеме, Артур Исламов һәм Зөлфия Гайнуллина. Әлеге катнашучылар иртәгә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында узачак өченче турда бер татар халык җырын, бер татар композиторының җырын яки романсын һәм үзе сайлаган бер җырны башкарырга тиеш була. Бәйгенең Гала-концерты шушы ук Концерт залында 20 февральдә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100