news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар җыры" XVII Халыкара фестиваленең өч җиңүчесе мәгълүм

Барлыгы 17 номинациядә популяр җырчылар билгеләнәчәк.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Хәзерге минутларда Казанның "Пирамида" комплексы сәхнәсендә барган "Татар җыры" XVII Халыкара җыр фестивалендә "Ел ачышы" номинациясендә яшь башкаручы Алимә Сафина "Алтын барс" сынына лаек булды. Ул тамашачылар каршында "Сөйлә сереңне" җырын башкарды.

"Яшьләр проекты" номинациясендә исә Рамил Закиров "Эх дәрт бар иде" җыры белән җиңеп чыкты. Хатын-кызлар арасында бу номинациядә Гөлназ Батталова "Җаным" җыры белән беренче булды.

Мәгълүм булганча, фестивальдә 17 номинациядә җиңүчеләргә "Алтын барс" тапшырылачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot