news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар җыры"нда соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде

Быел "Татар җыры" фестивале егерменче тапкыр үткәрелә.

"Татар җыры"нда соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде
Рамиль Гали

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Халыкара «Татар җыры» фестивале үтте. Биредә соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде. Фестивальне "Барс медиа" компаниясе оештыра.

Оештыручылар фикеренчә, соңгы егерме елның иң популяр җырчылары: Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ләйсән Гыймаева, «Айфара» төркеме, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәсим Низамов, Әлфинә Әзһәмова, Хәмдүнә Тимергалиева, Филүс Каһиров, Иркә, Әнвәр Нургалиев, «Казан егетләре», Идрис Газиев, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Азат Фазлыев, Эльмира Сөләйманова, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов.

Шулай ук концертта безнең арадан киткән Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Әлфис Кыямов, Вәсилә Фәттахова, Илһам Шакиров кебек җырчыларны искә алдылар. Балалар хоры әлеге җырчылар репертуарыннан «Ак чәчәкләр», «Әлдермешкә кайтам әле» «Кил син», «Туган як», «Чыгарсыңмы каршы алырга» җырларын башкарды.

Концертны Татарстанның атказанган артистлары Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot