Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар җыры"н дөньяга чыгарырга вакыт – Илшат Әминов
Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар җыры" XVII Халыкара фестивале лауреатларын бүләклиләр.
(Казан, 17 декабрь" "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар җыры" XVII Халыкара фестивале бара. Анда барлыгы унҗиде номинациядә җиңүчеләргә "Алтын барс" сыннары тапшырыла. Аларның кайберләре мәгълүм инде. Мисал өчен, "Иң зәвыклы җырчы" номинациясендә ир-атлар арасында Айрат Сафин, хатын-кызлар арасында әлеге номинациядә беренчелек - Азалия Зиннәттә.
"Иң популяр автор-башкаручы" номинациясендә иң яхшы дип Ильмира Нәгыймова табылды. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров әлеге җырчы башкарган композицияләрнең 95 процентын үзе язуын хәбәр итте.
Ир-атлар арасында җиңүче исеме Фирдүс Тямаевка бирелде. Алар бүләкне "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе, республика парламенты депутаты Илшат Әминов кулларыннан алды. Илшат әфәнде бу фестивальне "Барс Медиа" оешмасы җитәкчесе Марат Гәрәев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ул үзе бергәләп башлап җибәрүләрен билгеләп үтте. "Фестивальне "өйләндерергә", дөньяга чыгарырга вакыттыр инде, Марат әфәнде. Эстрада хәзер дулкынлана, фестивальләр дә күбәйде", - диде ул һәм җиңүчеләрне уңышлары белән котлады.
Мәгълүм булганча, бүген "Татар җыры" фестивален Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз