news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар җыры" фестиваленең "Иң яхшы дуэт"ы - Алсу һәм Азат Фазлыевлар

"Иң яхшы лирик җыр" номинациясендә дә җиңүчеләр мәгълүм.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" комплексы сәхнәсендә барган "Татар җыры" Халыкара фестиваленең "Иң яхшы дуэт" номинациясендә җиңүчеләр мәгълүм булды. Унҗиденче тапкыр үткәрелә торган фестивальнең әлеге номинациясендә "Алтын барс" сыны Алсу һәм Азат Фазлыевларга тапшырылды.

"Иң яхшы лирик җыр" номинациясендә беренчелек Руслан Зөлкәрнәевкә бирелде. Аның башкаруында "Үткәннәргә нигә кайтып булмый" җыры җиңүче дип табылды. Быел ул беренче тапкыр "Алтын барс" сынын алды.

Хатын-кызлар арасында әлеге номинациядә Лилия Хәйруллина шулай ук тәүге "Алтын барс"ын яулады. Ул фестивальдә "Кара әле күзләремә" композициясе белән катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot