news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар җыры” фестивалендә 25 җырчы “Алтын барс” сынына ия булачак

“Татар җыры”нда чыгыш ясаячак артистларның образы 100 мең сумнан 600 мең сумга кадәр исәпләнә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген "Мираж" кунакханәсендә "Татар җыры" халыкара эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. 16 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында үтәчәк чара быел 18нче тапкыр оештырыла.

Быелгы “Татар җыры”ның төп яңалыгы – анда популяр җырчы Ришат Төхвәтуллиның катнашуы көтелә. Ришат “Үзенчәлекле моң” номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Аның ни өчен моңа кадәр фестивальдә катнашмавының сәбәбен «Барс Медиа» татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев аңлатты. “Эстрадада Ришат барлыкка килгәч тә, аны фестивальдә катнашырга чакырдык. Дөрес, без аның генераль продюсеры Рифат Фәттахов аша аралаштык. Кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында без уртак тел таба алмадык. Ришатның “Татар җыры”нда катнашмавыннан беркем дә өстен калмады, кыены халыкка төште”, - дип аңлатты Марат Гәрәев.

Ришат та бу хакта үз фикерен белдерде. “Моңарчы бер дә “Татар җыры”нда катнашканым булмады. Моның сәбәпләрен Марат әфәнде әйтте. Бу юлы күзгә-күз карашып сөйләшкәч, бер-беребезне аңладык. Кешедә иң яраткан сыйфатым – бер-береңне хөрмәт итү. Элек “Татар җыры”ның ничек узганын телевизордан, интернеттан яисә әти-әни сөйләве буенча гына белә идем. “Татар җыры”нда мин “Зәңгәр күзләр” исемле җырымны тәкъдим итәм. Оештыручылар белән шушы җырны башкарырга дигән фикергә килдек. Минемчә, “Татар җыры” - халкыбызның бөтен гореф-гадәтләренең үсешенә зур көч куйган проект. Биредә минем дә катнашуымны сорагач, мин, әлбәттә, ризалаштым. Җырчылар арасында татар җыры, сәнгате Европадан күпкә артта калган, дигән сүзләр йөри. Мин моның белән берничек тә килешә алмыйм, чөнки татар халкының моңы бар. Аны чит ил җырчылары безнең кебек башкара алмый”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Быел “Татар җыры”нда 25 номинациядә 25 җырчы “Алтын барс” сынына ия булачак. “Татар җыры”нда чыгыш ясаячак артистларның образы 100 мең сумнан 600 мең сумга кадәр исәпләнә. Узган еллар белән чагыштырганда, быел котлаучылар, тәбрикләүчеләр саны азрак булачак. “Бу кешене ялыктырмас өчен, фестивальнең динамиканы саклау өчен мөһим. Девиздагы кебек, без яңадан, яңа баштан башларга әзер!” – дип белдерде “Татар җыры”ның алып баручысы Гөлназ Сәфәрова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100