news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар җыры" фестивален Рөстәм Миңнеханов тамаша кыла

Эстрада фестивале быел унҗиденче тапкыр уздырыла.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Татар җыры" Халыкара фестивале башланды. Быел ул унҗиденче тапкыр үткәрелә.

"Барс медиа" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган фестиваль ел дәвамында татар эстрадасы җырчыларының иҗатына нәтиҗә ясау булып тора. Җырчыларның уңышларын бәяләп, аларга "Алтын Барс" премиясе тапшырыла.

Быел фестивальне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов ачып җибәрде, концертны Айдар Садыров һәм Гөлназ Сәфәрова алып бара. Тамашаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кыла.  

news_right_1
news_right_2
news_bot