news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар җыры" фестивален оештыручылар: Сәхнәдә Салават белән Элвин Грей "дуэле" булырмы?

Оештыручылар эстрада фестивалендә кемнәр катнашачагын сер итеп сакласа да, Элвин Грей белән Салават Фәтхетдинов булачак дигән хәбәрләр чыкты.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). «Татар җыры» эстрада фестиваленә дә санаулы көннәр калып килә, татар шоу-бизнесының иң кайнар, популяр чарасына җырчылар инде әзерләнә башлады, дип хәбәр итә оештыручлар.

Тамашаның кайбер ньюанслары да билгеле. Оештыручылар белдерүенчә, Пирамида концертлар залы сәхнәсендә киңформатлы экран куелачак. Ул һәр артист чыгышында эффектлы рәвештә ачылып, 3D форматта төрле эффекта видеорәтләр күрсәтеләчәк. Бу рәвешле тамашачылар үзләрен башка җирдә, икенче киңлектә итеп хис итә алачак.

Ә башкаручыларга килгәндә, оештыручылар аларның исемен сер итеп саклый. Җырчыларның 20 номинациядә көч сынашачаклары гына билгеле. Тамашачыларны бигрәк тә әлеге чарада Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашу, катнашмавы борчый. Күптән түгел биргән интервьюларының берсендә мэтр "Татар җыры"нда катнашырга теләмәвен җиткерде. Ләкин шул ук вакытта социаль челтәрләрдә, Интернет киңлегендә "Татар җыры" фестиваленә кагылышлы язмалардан фотолар пәйда булды: анда Салават та, Элвин Грей да бар. Бу фотолар астында халык җырчылар арасында барган конфликт хакында да искә ала.

"Исегезгә төшерәбез, Радик Юльякшин (Elvin Grey) Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка "сугыш" игълан иткән иде. Янәсе кемнең концертына тамашачы күбрәк җыелыр?! Бәлки әлеге “дуэль” “Татар җыры” сәхнәсендә булыр да?! Бәлки нәкъ әлеге сәхнәдә җырчылар үзара дуслашыр?! Ләкин шунысы хак - "ТАТАР ҖЫРЫ" фестивален оештыручылар, гадәттәгечә, кабатланмас, онытылмас чара әзерли! «Татар җыры» – онытылмаслык мизгелләр бүләк итүче, грандиоз тамашаның эталоны. 16 декабрь көнне, 18 нче "Татар җыры" халыкара фестивалендә билгеле булачак", – диелә оештыручылар тараткан хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100