Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар җыры» фестивале лауреатлары исемлеге
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында 26 нчы тапкыр «Татар җыры» фестивале узды.
Тамашачыларны «Барс Медиа» компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев сәламләде. «Без – бик бай, матур табигый телебез булган халык, чөнки безнең бөек шәхесләребез бар. Аларның берсе – легендар җырчыбыз, укытучы, профессор, халык җәүһәрләрен тарихка кертүче якташыбыз Идрис Газиев», – диде ул һәм «Татар җыры»ның беренче алтын барсын тапшырды.
Концертта 40ка якын артист, Татарстан Республикасының музыка һәм бию коллективлары, иҗади берлекләр чыгыш ясады. Концертны Айрат Ильясов, Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев алып барды.
«Алтын Барс» сынын алган җырчылар исемлеге:
Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Вадим Захаровя, Иркә, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Элвин Грей, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Марат Яруллин, Эльмира Кәлимуллина, Данир Сабиров, Гөлназ Асаева, Илнат Фәрхуллин, Рөстәм Асадуллин, Илмира Нәгыймова, Нурминский, Ләйлә Галиева, Рафис Кәлимуллин, Чулпан Йосыпова, Руслан Кирамутдинов, Шәрапҗан, Алия Төхвәтуллина, Сәйдә Мөхәмәтҗанова, Альберт Вәлиуллин, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Татьяна Ефремова, Илназ Сафиуллин, Алинә Кәримова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз