Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар җыры" фестивале елның иң популяр җырларын ачыклады
Быел унҗиденче тапкыр үткәрелүче татар эстрадасы фестивалендә җиңүчеләр унҗиде номинациядә бүләкләнә.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә барган "Татар җыры" XVII Халыкара фестиваленең икенче өлеше башланды.
Унҗиденче тапкыр үткәрелгән тамашада унҗиде номинациядә җиңүче татар эстрадасы артистлары бүләкләнәчәк. Аларның шактые бүген "Алтын барс" сынына лаек булырга өлгерде инде. Мисал өчен, "Үзенчәлекле проект" номинациясендә Ринат Гыйльфанов, "Интернет кибетләрдә иң күп сатылган җырлар" номинациясендә Артур һәм Марат дуэты җиңде.
"Елның иң популяр җыры" дип Эльмира Сөләйманова башкаруындагы "Балан ачы шул, балам" композициясе аталды. Җырчы сүзләренчә, ул әлеге бүләккә бишенче тапкыр лаек булган. Ир-ат башкаручылар арасында бу номинациядә Илдар Әхмәтовның "Әйтелмәгән әле сөюем" җыры җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз