Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар җыры” фестивале агымдагы һәм соңгы 15 елның иң популяр һәм иң яхшы җыр вә башкаручыларын барлады
Быел 15 нче мәртәбә үткәрелгән фестивальдә Салават Фәтхетдинов 16нчы тапкыр “Алтын барс” сынына ия булды
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Казанның ”Пирамида” комплексында чын мәгънәсендә татар җыры бәйрәме булды. Кайберәүләр аны яратып “Җыр туе” дип тә атады. Шыгрым тулы залда алма төшәрлек тә урын булмаганлыгын искә алсак, халкыбыз татар мәдәни тормышы белән янып яши дияргә була.
“Татар җыры-2014 ” фестивален тамаша кылырга ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һ.б. рәсми затлар килгән иде. "Барс-медиа" инновацион-эшлекле үзәге тарафыннан 1999 елдан бирле оештырылып килгән чара быел 15 нче мәртәбә үткәрелүе белән юбилей рухында тагын да ямьле бәйрәмгә әйләнде. Тамашаны алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров кичәнең күңелле узуы өчен тапкырлык, зирәклелек вә сүз осталыкларын кулланып, шактый тырышлык күрсәтте.
Аерым алганда, быел 15 елның популяр хитларын тамашачы 18 августтан атна дәвамында тавыш бирү юлы белән сайлады. XV Халыкара эстрада фестивале “Татар җыры”нда катнашырга дәгъва кылучы 10ар җыр 15 атна дәвамында тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Атна саен иң күп тавыш җыйган 2 җыр сайлап,30 номинант билгеле булды. Фестивальнең оештыру комитеты алар арасыннан 15 җырны сайлап алган иде. Нәкъ менә алар бүген “Татар җыры”нда башкарылды.
“Татар җыры - 2014” фестивалендә узып барган елның иң популяр җырлары һәм башкаручылары ачыкланды. Алар “Алтын барс” сыны (ул танымаслык булып үзгәргән һәм күп өлеше бәллүрдән гыйбарәт) һәм дипломнар белән бүләкләнде. Сәхнәгә беренче булып әлеге бүләкләргә “Ел табышы” номинациясендә лаек күрелгән Руслан Кираметдинов чыкты. Ул 2014 елда җыр сөючеләрнең күңелен яулаган “Бәгырең таш булса” җырын башкарды. “2014 нче елның музыкаль ташкыны” номинациясенә Азалия Зиннәт лаек булса, “Кабатланмас тавыш” дигән мактаулы исем Алинә Даутовага бирелде. Рамил Галимҗанов “Йөрәк ярам” җыры белән “Иң романтик җыр ” номинациясендә җиңүче дип табылды. Ландыш Нигъмәтҗанова “Иң яхшы биюле җыр” номинациясендә беренчелеккә чыкты. Гөлназ дип кенә беленгән яшь җырчы “Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә җиңүче булды. “Иң халыкчан җырчы” исеменә Илдар Хәкимов лаек күрелде. Ильвина “Түзә йөрәк” җыры белән “ТМТВ (Татар музыкасы телевидениесе)” каналының махсус бүләген казанды. Ришат Фазлыәхмәтов “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә ”Син кирәк” җыры белән “Алтын барс” сынына лаек күрелде. Бу номинациядә шулай ук Нәфкать Нигъмәтуллинга да “Алтын барс” тапшырылды. “Иң яхшы видеоклип” номинациясендә җиңүче булып Эльмира Сөләйманова игълан ителде. “Иң популяр автор-башкаручы” номинациясендә Фирдүс Тямаевның ”Сайра, әйдә, сандугач” җырына тиңнәр табылмады. Көчле алкышлардан соң аңа тагын бер җыр башкарырга туры килде. “Хит-парадлар лидеры” номнациясендә җиңүче булып Иркә ачыкланды. “Татар радиосы”ның махсус бүләгенә Ләйсән Гимаева лаек булды. Ул сәхнәдә “Бер сүз” җырын башкарды. Ләйсән смс җибәрү системасында 35 мең 784 тавыш җыеп, рекорд куйган җырчы буларак игълан ителде. XV халыкара “Татар-җыры-2014” фестивале сәхнәсендә узып барган елның “Иң тыйнак һәм хисле җырчысы” номинациясендә җиңүгә Илдар Әхмәтов иреште: ул ”Хисләргә бирелә идем” җырын яңгыратып, тамашачы алкышларына күмелде.
Елның иң әһәмиятле вакыйгасы булып исәпләнгән татар җыры фестиваленә килгән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев халыкны сәхнәдән сәламләде һәм барлык җырчыларны җыр бәйрәме белән котлады. Ул, татар халкы теләсә нинди шартларда да җырлаудан туктамаган, мондый фестивальләр үткәрелмәгән очракта да, кулын күкрәгенә бәрә-бәрә җырлап йөрер иде, диде. Ул: “Атка атланып чапкан халык шуышып йөри алмый. Без Татарстан буларак башка төбәкләрдән аерылып торабыз, чөнки без булган халык.”Булдырабыз!” дип торган саен булдырабыз. Татар моңы - безнең бай мирасыбыз. Аны саклау - изге эшебез. Аны да булдырабыз. Татар җырсыз яши алмый. Соңгы елларда талантларны үстерүгә әһәмиятне арттырып, “Йолдызлык” проектын эшләтеп җибәрдек. “Татар моңы” бәйгесе дә халкыбызның милли мәдәниятенә хезмәт итә”, - диде чыгышында.
Минтимер Шәймиев татар җырларына һәм җырчыларына сокланып туя алмаганлыгын ассызыклады, шаярып, залның кәефен тагын да күтәрде. "Барс-медиа" инновацион-эшлекле үзәге җитәкчесе Марат Гәрәевкә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды, котлау сүзләрен ирештерде. Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев чыгышын: “Халкыбызга хас булган яхшы, күркәм сыйфатлар белән яшәргә язсын. Җырлап яшик!”- дип төгәлләде. Тамашачылар аңа хөрмәт күрсәтеп, көчле алкышлар белән аягүрә басып озатып калды.
Фестиваль кичәсенең икенче өлешендә татар тамашачысы тарафыннан озак еллар яратып кабул ителгән җырлар яңгырады. “Татар җыры-2003” лауреаты “Айфара” төркеме - “Ак каен”, 2008 елның “Татар җыры” лауреаты Илназ Бах –“Аңла йөрәгемне”, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин - “Тукта әле, яңгыр”, Хәмдүнә Тимергалиева - Мөнир Рахмаев 15 еллыкның иң уңышлы дуэты буларак “Бер картлыкта, бер яшлектә” җырларын башкардылар. Аларга “Алтын барс” сыны һәм дипломнарын фестивальнең игәнәчеләре тапшырды. ”Картайма әле, әнкәй” җырын җырлаган “Татар җыры 2001” лауреаты Рөстәм Закировка фестиваль бүләген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. Ул: “Бүген иң яхшы чыгыш ясаучы иң көчле алкыш алды. Ул алкышлар Минтимер Шәймиевкә булды. Бу нисбәттән мин аны “Татар халкының мәхәббәтен яулаучы” номинациясенә лаек күрер идем”, - диде. Чыгышын җырчыга атап үзе язган шигырь белән төгәлләде.
Кабатланмас тембр иясе Вәсилә Фәттаховага “Туган як” җыры өчен “Алтын барс” сынын “Татар җыры”на 10 нчы тапкыр кунак буларак килгән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский тапшырды. Ул үзе өчен “Туган як”ның иң яраткан татар җыры булуын, үзенең туган көненә хезмәттәшләренең нәкъ менә шушы җырны радиога заказ биреп җырлатуларын әйтте. “Бу җыр туган якның кадере турында, шуңа күрә ул һәркемгә якын. Мин аны интернациональ җыр дияр идем”, - дип, Вәсилә Фәттахованың 31 декабрьдә туган көне булуын искәртеп, залдан аның хөрмәтенә көчле алкыш сорады.
Концертын дәвам итеп, Идрис Газиев ”Син үлгәнче мине сагынырсың” җыры белән чыгыш ясады. Аңа “Алтын барс” сынын “Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева тапшырды.
“Син минем җанымның яртысы” җырын җырлап, танылган җырчы Айдар Галимов быел 15нче “Алтын барс” премиясенә лаек булды. Татар җырының патшабикәсе саналган Хәния Фәрхи-Биктаһирова “Алтын барс” сынына 15 мәртәбә ия булган бердәнбер хатын-кыз буларак игълан ителде. Ул тамашачыларны “Кайтам әле Әлдермешкә” җыры белән куандырды. Бәйрәм бүләген аңа “Татар радиосы” җитәкчесе Алмаз Миргаязов тапшырды. Җырчыларның җырчысы Салават Фәтхетдинов “Салкын чәй” җыры белән “Татар җыры-2014” фестиваленең 16 нчы “Алтын барс”ына ия булды. Билгеле булганча, Салават 2010 елда үткәрелгән “Татар җыры”нда берьюлы ике номинациядә җиңеп чыккан иде. Аңа фестиваль бүләген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды. Татар җыры бәйрәме сәхнә тулы җырчылар белән Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән гаять күтәренке рухта тәмамланды. Халык җырны аягүрә басып тыңлады, кушылып җырлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз