news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар җыры» эстрада фестивален үткәрү көне билгеле булды

Концертны оештыручылар сәхнәдә махсус эффектлар, уникаль проекция һәм видеороликлар белән үзенчәлекле шоу-программа әзерли.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). 17 декабрьдә Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Татар җыры» Халыкара телевизион эстрада фестивале һәм татар эстрада җырларын башкаручыларга «Алтын Барс» халык премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Фестивальне «Барс-медиа» татар медиа төркеме, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре һәм «ТМТВ» татар музыкаль телеканалы оештыра. Быел «Барс Медиа» командасы режиссер Ирина Алешина белән бергә махсус эффектлар, югары технологияле декорацияле уникаль проекция һәм видеороликлар белән шоу-программа әзерли.

Шоу-тамашаны күп кенә программаларның һәм концертларның алыштыргысыз алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм «Татар радиосы» радиостанциясе челтәренең баш мөхәррире Айваз Садыйров алып барачак. Фестиваль 17 декабрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.

Искәртеп үтик: «Татар җыры» быел унҗиденче тапкыр үткәрелә. Аны татар эстардасының популяр җырчылары катнашында җыр фестивале генә түгел, ә республиканың эшлекле элитасы вәкилләрен, актерларны, спортчыларны, сәясәтчеләрне һәм чит илдән ватандашларны җыя торган дөньяви чара булын да искәртергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100