Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым тамаша кыла.
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бу минутларда Казанның “Пирамида” концертлар залында ”Татар җыры” XVIII халыкара эстрада фестивале башланып китте.
Тантананы узган елның популяр җыры ачты. Гүзәл Уразова белән Элвин Грей "Красивая, хороший" җырын башкарды. Хәтерләсәгез, узган ел "Татар җыры"н шушы җыр тәмамлаган иде.
Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым тамаша кыла.
Иң беренче "Алтын барс"ны Ләйсән Гыймаева алды. Ул "Кил, кил" җыры белән "Хит-парадлар лидеры" номинациясендә бүләкләнде.
Быел Хәмдүнә Тимергалиева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илназ Баһ, Иркә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Рөстәм Закиров, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Ильмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Лилия Хәйруллина, Филүс Каһиров, Рафаэль Латыйпов, Айгөл Рәхимова, Азалия Зиннәт, Эльмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов, Ләйсән Гыймаева “Алтын барс” премиясенә ия булыр дип көтелә.
Фестивальне “Татар радиосы” алып баручылары Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров һәм Г.Камал артисты Искәндәр Хәйруллин алып бара. Билгеле булганча, быел "Татар җыры" 18нче тапкыр оештырыла. Быелгы масштаблы чараның режиссеры - Максим Скалозубов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз