news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар җыры» ачылышында Динә Гариповага «Алтын барс» тапшырдылар

«Казан Экспо»да «Татар җыры» башланды.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар җыры» музыкаль фестивале ачылышында Татарстанның атказанган артисты Динә Гариповага «Алтын барс» тапшырдылар.

«Динә — безнең халкыбызның иң гүзәл кешеләренең берсе. Ул җиңүләре белән безнең халыкны бөтен дөньяга танытты. Ул — сәнгать, җыр, олимпия чемпионы», — диде «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев.

Әлеге минутларда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 22нче «Татар җыры» музыкаль премиясе бара. Ачылышта Динә Гарипова «Ай, былбылым» җырын башкарды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше дә катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100