news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар җыры-2022» лауреатлары билгеле

«Татар җыры-2022» лауреатлары билгеле
Гөлүзә Ибраһимова

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» премияләрен тапшыру тантанасы булды.

Беренче чыгыш ясаган Зөлфәт Хәкимгә премияне «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәев тапшырды, калган артистларга «Алтын барс»ны сәхнә артында тапшырдылар.

Кичәне Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды.

Алып баручылар әйтүенчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Музыка сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен» Ләйсән Гимаевага «Татарстанның Атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындагы указны имзалаган.

Концертта җырчы Эльмира Сөләйманованы искә алып, аның "Балан ачы шул, балам" җырын башкарганын экраннан күрсәттеләр. 

"Алтын барс" алучылар исемлеге:

  1. Зөлфәт Хәким
  2. Азат Фазлыев
  3. Җәмилә Әсадуллина һәм Илгиз Шәйхразыев дуэты
  4. Зөфәр Хәйретдинов
  5. Резеда Әхмәтвәлиева
  6. Данир Сабиров
  7. Сәидә Мөхәммәтҗанова
  8. Рифат Зарипов
  9. Ләйсән Гыймаева һәм Таңсылу дуэты
  10. Фәридә Ибраһимова
  11. Илнат Фәрхуллин
  12. Эльмира Кәлимуллина
  13. Айдар Галимов
  14. Лия Шәмсина - Артур Маузер
  15. Аида
  16. Артур Минһаҗев
  17. Ильмира Нәгыймова
  18. Марат Яруллин
  19. Иркә
  20. Әнвәр Нургалиев
  21. Филүс Каһиров
  22. Ришат Төхвәтуллин
  23. Салават Фәтхетдинов
  24. Фирдүс Тямаев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100