news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар җыры-2009» фестиваленда җырлар «тере» тавышка, «җанлы» музыкага гына башкарылачак

Унынчы фестиваль башкаларыннан үзенчәлекләрәк булырга вәгъдә итә

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 19 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татар җыры-2009» Халыкара эстрада фестиваленың унынчысы булачак. Аның ничек уздырылачагы, үзгә яклары хакында журналистларга сөйләр өчен, бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына әлеге фестивальны оештыру комитеты рәисе, «Барс-Медиа» компанияләр группасы генераль директоры Марат Гәрәев, фестивальның баш режиссеры Марианна Герасимова, «Татар җыры»ның 9 ел рәттән лауреаты булган Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов һәм узган елгы лауреат Раяз Фасыйхов килде.

Юбилей чараларын 10 санына яраштырып, татар эстрадасының 10 «мегайолдыз»ы һәм яшьрәк 10 «йолдыз»ы фестиваль сәхнәсен бизиячәк. Ләкин башкаручылар «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге каршында оештырылган Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль һәм Анна Галишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры «җанлы» музыкасына кушылып бары тик «тере» тавышка гына җырлаячак, дип белдерде режиссер М.Герасимова. Аерым алганда, җыр башкару осталыклары белән дан казанган Айдар Галимов, Идрис Газиев, Зөлфәт Хәким, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамов белән яшь башкаручылардан Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, «Зө-Ләй-Лә» триосы, Асылъяр, Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Алсу Әбелханова, Илвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев сәхнә тотачак һәм, шул рәвешле, җырчыларның буыннар бәйләнешенә, «җанлы» музыкага кушылып «тере» тавышка җырлый алырлык сәхнә йолдызлары үстерелүенә игътибар юнәлтеләчәк. Режиссура исә сәхнә сәнгатенең күп төрләрен колачлаган: хореография, театральләштерүдән алып, хәтта цирк номерларына кадәр.

М.Гәрәев сүзләренчә, бу юлы фестиваль лауреатларын билгеләү тәртибе бераз үзгәргән: радио һәм телевидение хит-парадларында катнашу, альбомнар сатылу күләме, тыңлаучылар арасында клипларның популярлык рейтингы, массакүләм мәгълүмат чараларында ешрак яктыртылу элек эстрада җыры сайлауда төп нигез булса, быел соңгы 10 ел дәвамында җырның халык арасында таралышы, ягъни популярлыгы һәм татар музыкасының алтын фондын тәшкил иткән җырның хәзерге эстрада өчен әһәмияте дә исәпкә алына. Былтыргысыннан аермалыгы фестивальга нибары 1 көн бирелүендә, «йолдызлар фабрикасы»ннан тыш кына уздырылуында да чагыла, болар исә дисклар сату күләме кимү белән аңлатыла, дөрес, М.Гәрәев ышандырып әйткәнчә, клиплар төшерелә. «Татар җыры-2009»да номинацияләр каралмаса да, җырларның 10 авторы – 5 композитор һәм 5 текст авторы билгеләп үтеләчәк.  

Моңарчы 9 ел рәттән барган «Татар җыры» Халыкара эстрада фестиваленда барлыгы 175 җыр лауреат дип табылган иде, фестивальның рәсми бүләге - «Алтын барс» сыны татар эстрада җырының иң дәрәҗәле бүләгенә әверелде. Фестивальның 9 тапкыр лауреаты булган Айдар Галимов үзенең чыгышында, дөресен әйтим, үземне чемпион кебек хис иттем әле, диде шаяртып. «Шуның кадәр вакыттан бирле «планка»ны төшерми саклый алуыма бик шатмын, бу фестиваль шундый шартларга куеп, иҗатка этәргеч бирә. Шәхсән мием өчен «тере» тавышка җырлау җиңелрәк, фонограммага дөрес итеп вакытында авыз ачып ябып тора да белергә кирәк бит», - дигән фикердә ул.

Җыеп кына әйткәндә, 19 декабрь көнне «Пирамида»да булачак «Татар җыры-2009» X Халыкара эстрада җыры фестивален тамаша кылырга теләүчеләр белеп барсын: билет бәясе – 2500 сумнан алып 5000 сумга кадәр.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100