Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар җыры-2004» фестивале лауреатларны бүләкләде
«Татар җыры-2004» фестивале лауреатларны бүләкләде
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татар-җыры-2004» телевизион бәйгесен ябу тантанасы булды. Әлеге тантанада иң яхшы башкаручы дип табылган унтугыз эстрада җырчысы фестивальнең югары бүләге – «Алтын барс» сынына ия булды.
«Татар җыры» телевизион фестивале «Татарстан–яңа гасыр», Татарстан дәүләт телерадио компанияләре һәм «Барс-медиа» холдинг тарафыннан 1999 елда оештырылган иде. Фестиваль елдан-ел яңара һәм тулылана барды. Быел да аңа яңалыклар өстәлде. Әйтик, 2004 нче ел дәвамында «Татар радиосы» яшь башкаручыларның «Яшь йөрәкләр» бәйгесен үткәргән иде (ел дәвамында шундый биш бәйге үткәрелде). Анда җиңү яулаучылар «Татар җыры-2004» бәйгесендә катнашты. Алар өлкән җырчылар белән дуэтлар да башкарды.
Фестивальнең икенче көне ретро-концерт буларак узды. Анда сәхнә йолдызлары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Рафаэль Ильясов һ.б. катнашты һәм алар элеккеге елларның популяр җырларын башкарды. Мәскәү кунагы Наилә Фатехова да фестиваль тамашачысын үзенең оригиналь чыгышы белән таң калдырды. Фестивальгә Мәскәүдән Ринат Ибраһимов һәм Финляндиядә яшәп иҗат итүче Җәмилә Низаметдин да килгән иде. Фестивальнең өченче һәм дүртенче көннәрендә исә дүрт ел дәвамында лауреат исемен алып килгән җырчылар чыгыш ясады.
«Татар җыры-2004» фестивале лауреатлары исеменә быел Салават, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Габделфәт Сафин, Резеда Төхфәтуллина, Җәмилә Низаметдин, Ләйсән Гыймаева, Дилә Нигъматуллина, Айгөл Сагынбаева, Альбина Апанаева, Илнар Сәйфиев, Илдар Хәкимов, Гүзәл Уразова, Алсу Әбелханова, Гөлнара Исмаева, Гөлнара Тимерҗанова, Мәликә һәм Әлфинә Әгъзәмовалар лаек булды. Әлеге лауреатлар – «Tatar radiosı» дулкыннарында ел дәвамында хит-парадларда катнашып килгән җырчылар.
Быелгы «Татар җыр–2004» телевизион фестивале концертлары «Tatar radiosı» сайтында турыдан-туры трансляцияләнде.
«Барс-медиа» «Татар җыр–2004» фестиваленең иң яхшы җырларыннан торган DVD һәм CD форматтагы альбомнар чыгаруны да күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз