news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар җырларын фортепианода уйнарга өйрәткән youtube канал ачылды

Tatar.piano дип аталган канал фортепианода татар милли көйләрен уйнарга өйрәтә.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). YouTube видеохостингында фортепианода татар милли көйләрен уйнарга өйрәтә торган Tatar.piano каналы ачылды. Аны Гадел исемле егет булдырган. Гадел "Татар-информ" хәбәрчесенә фамилиясен әйтергә теләмәде, ул моны эшчәнлегенең аноним булып калуын теләве белән аңлатты.

“Иң беренче чиратта бу канал профессиональ булмаган уенчылар өчен каралган. Күп кенә кеше ноталар белми, ә фортепианода уйнарга өйрәнәселәре килә. Ләкин уйнарга теләкләре булса да, татар көйләрен өйрәткән видеолар бер җирдә дә юк. Мондый видео таба алмыйлар. Без үзебез дә ноталар белмибез, видеодан карап өйрәндек. Башта чит ил җырларын карадык. Шуннан, “Нишләп әле татарча җырлар уйнарга өйрәткән видео яздырмаска?” дигән фикер килде. Tatar.piano каналы ачарга булдык”, – дип сөйләде Гадел.

Гадел фортепианода татар милли көйләрен уйнарга өйрәнергә теләүчеләр күп дип исәпли. “Теләкләре булса, башка кешеләрнең дә уйнаган видеоларын каналга урнаштырырбыз”, – дип планнары белән уртаклашты ул.

Әлегә каналда “Умырзая” һәм “Эзләдем, бәгърем, сине” җырларын уйнарга өйрәткән ике видео урнаштырылган.

Алга таба комментарийларда тәкъдим ителгән җырлар - “Яран гөл”, “Ак чәчәкләр”, “Серле күзләр”не уйнау планлаштырылган.

Әлегә канал ретро җырларга өстенлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot