news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җырчысы SuperAlisa 16 еллык тәнәфестән соң Берлинда чыгыш ясады

Татар җырчысы SuperAlisa 16 еллык тәнәфестән соң Берлинда чыгыш ясады
Салават Камалетдинов

«Tatarstan Super Good» композициясе авторы Алисә Хөсәенова - SuperAlisa 16 еллык тәнәфестән соң Берлинда чыгыш ясады.

«Берлинда Гумбольдт музее үзенең Көнчыгыш канатын ачты. SuperAlisa җыр театры буларак, мине шуның ачылышына чакырдылар», – диде SuperAlisa «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ачылыш тантанасы уңаеннан биредә тәүлек дәвамында мәдәни программа оештырылган. Аның кураторлары Алисә Хөсәенованы да әлеге программада күрергә теләгән.

«Мин җәй буе әзерләндем, яңа композицияләр язылды, яңа костюмнар тектем. Хәтта үзем ак бүре дә ясадым – тамашачы алдына символик ак бүре белән чыктым», – ди Алисә.

«Кызым Мәрьям үскәндә 16 ел дәвамында сәхнәгә чыкмаган идем. Хәзер Татарстанны тәкъдим итәргә кирәк булганда, чыгыш ясый алам», – ди ул.

SuperAlisa әлегә Казанда чыгыш ясарга планлаштырмый. «Бездә җырчылар күп, бик матур чыгышлар ясыйлар», – ди.

  • SuperAlisa (Алисә Хөсәенова) – электроклэш стилендә эшләүче татар җырчысы. Татар көйләрен ислам колориты белән кушып, электропоп аранжировкасы белән бизи. Беренче ЭВМ клибы һәм Tatarstan Super Good альбомы 2004 елда чыга. 2016 елда «Чыңгызхан» клибын чыгарды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100