news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар җырчысы Альберт Җәлиловның җыры «Тынычлык файдасына» премиясенә номинацияләнгән

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Альберт Җәлиловның «Татарстан» җыры сәнгатьтә игелек өчен бирелә торган «Тынычлык файдасына» (»На благо мира») премиясе номинациясенә эләкте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге музыкаль әсәрнең көен һәм сүзләрен Ренат Кармаков язган. Җыр авторларына сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин. Конкурс композицияләре ун баллы системада «Әхлаклылык» һәм «Профессионализм» критерийларында бәяләнә.

«Тынычлык файдасына» премиясе 2011 елда җырчы Валентина Толкунова һәм язучы Александр Усанин инициативасы белән булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot