news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татар җырчысы Җәваһирә Сәләхова якты дөнья белән хушлашты
Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы булган Җәваһирә Сәләхова якты дөньядан китеп барды
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XX гасырның 40-60 елларында солист-вокалчы булган Җәваһирә Сәләхова якты дөньядан китеп барды.
Җәваһирә Сәләхова 1925 елда Балтач районы Түбән Кенә авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат итә башлый. 16 яшендә ТАССР җыр һәим бию ансамблендә җырлый башлый. 1942 елда Җәваһирә Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. Озак еллар Рәшит Ваһапов, Галия Кайбицкая кебек татар халык җырчылары белән бергә татар милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Ул Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек татар композиторлары көйләрен башкара. Җәваһирә Сәләхова аеруча халык җырлары башкаруы белән халык мәхәббәтен яулый.
Татар эстрадасы ветераны булган Җәваһирә Сәләхова үз таланты белән халык ихтирамын казана. Татар дәүләт филармониясендә җырчы 25 ел иҗат итә. Иҗатта зур уңышларга ирешкән артистка күпсанлы грамоталар белән бүләкләнә. ТАССРның атказанган артисткасы белән хушлашу иртәгә филармониянең Концертлар залында 10 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot