Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татар җырчысы ике ел Италиядә укып кайтты
^Татар җырчысы ике ел Италиядә укып кайтты
(Уфа, 16 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Яңа гына Италия башкаласы Римнан Уфага әйләнеп кайткан татар җырчысы Алсу Зиннурова журналистлар белән очрашу үткәрде. Әлеге сөйләшүдә Алсу туташ үзенең Италия башкаласында ничек яшәве, белем алуы турында тәфсилле мәгълүматлар бирде, төрле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләрне искә төшерде.
Алсу Зиннурова үзе тумышы белән Башкортстанның Мәчетле районындагы Әләгәз исемле татар авылыннан. Мәктәп елларында ук җыр-моңга маһир булган сәләтле кыз башта Уфа сәнгать училищесына укырга керә, аннан соң Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлеген дә тәмамлый.
1999 елда Уфада Газиз Әлмөхәмәтов исемендәге сәнгать бәйгесендә катнашып, призлы урынны яулый Алсу. Уфада балаларга вокал буенча дәресләр бирә, төрле концертларда һәм кичәләрдә чыгыш ясый яшь җырчы. Ике ел элек аны, Уфадагы бер чыгышы вакытында, җыр сәнгатен үстерү буенча эшләүче бер халыкара оешма вәкиле күреп кала һәм Алсу туташка Италиягә барып уку мөмкинлеге турында әйтә. Кем инде шундый шәп мөмкинлектән баш тартсын?! Әлбәттә, ризалаша Алсу һәм борынгы шәһәргә укырга китә. Рим шәһәре консерваториясенең С. Чечиллиа исемендәге вокалга өйрәтү кафедрасында профессор Камилла Сфорца классында белем ала татар кызы. Итальянча гына түгел, ә татарча һәм русча җырлар да башкара Уфа кызы. Ел саен иҗади хисап биргәндә, Алсуның уңышларын югары бәялиләр һәм “театрларда да җырлый ала торган киң диапазонга ия” дигән язулы диплом тапшыралар А. Зиннуровага.
Әле Алсу журналистлар белән очрашуда үзенең киләчәктә Уфада кайда эшләячәген тәгаен әйтә алмады. “Туган якка әйләнеп кайтуым яңа гына. Шуңа да эш урынымны алдагы көннәрдә хәстәрләячәкмен, - диде талантлы милләттәшебез. – Һәрхәлдә Башкортстанда яшәп һәм иҗат итеп туган халкым өчен җырлыйсым килә”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз