Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар җырчысы Эльза Заяри Россиянең өметле яшь тавышларының берсе дип танылган
Эльза Заяри быел Казанда Глинка халыкара конкурсы лауреаты булды.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эльза Заяри Россиянең иң яхшы дүрт яшь тавышы исәбендә Австриядә чыгыш ясаячак. Әлеге яңалыгы белән җырчы “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә бүлеште.
“Артур белән уртак концертыбыз үткәннән соң икенче концертыбызга әзерләнә башлыйм. Россия Президенты илнең иң яхшы, өметле яшь опера тавышларын җыеп Австриядә зур концертка җибәрү өчен грант бүлеп биргән. Концерт өчен дүрт тавыш сайлап алынган – баритон, тенор, меццо-сопрано, сопрано. Без Венада симфоник оркестр белән чыгыш ясыйбыз. Чайковский репертуарын башкарабыз”, - диде Эльза Заяри.
Концертта Дзамбулат Дулаев, Василиса Бержанская, Сергей Писарев һәм Эльза Заяри катнаша.
“Мондый концерт минем өчен язмыш бүләге”, - дип билгеләп үтте быел Глинка халыкара конкурсы лауреаты булган яшь җырчы Эльза Заяри.
- Иртәгә Эльза Заяри белән Артур Исламов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә “Бер сулышта” дип аталган концрет программасын тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз