news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җырчыларының Instagram аккаунтларына күзәтү (фото-видео)

Гүзәл Уразовадан җылы якка путевка өләшә, Ришат Төхвәтуллин кирегә җырлый, Илсөя Бәдретдинова шәһәр халкын авылга кайтару ысулын тәкъдим итә.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров,). Татар җырчылары арасында иң популяр социаль челтәрләрнең берсе - Instagram. Популяр җырчыларның аккаунтларына күзәтү ясап, "Татар-информ" хәбәрчесе татар җырчыларның нәрсәләр белән кызыксынуларын ачыклады.

Гүзәл Уразова җылы якка путевка өләшә

Гүзәл Уразова Instagramда бик актив. Артистлар арасында иң күп язылучысы булган кулланучыларның берсе ул. Шәхси тормышы, иҗаты белән таныштырып барудан тыш, Уразова еш кына интернетта конкурслар да уздыра. Мәсәлән, һәр концертта килгән бер тамашачысыннан җыр җырлатып, аларны ярыштыра. Җиңүчеләр ВКонтакте сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре һәм Гүзәлнең фикере буенча билгеләнәчәк. Җиңүче Дубайга 2 кеше өчен 7 көнлек путевкага ия булачак. 

Соңгы арада куелган фотоларының берсендә Гүзәл Уразова өченче китабын тәкъдим итә. Анда җырчының иҗатына Хәния Фәрхи, Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшин, Филүс Каһировларның фикерләрен укырга һәм Гүзәл Уразовадан “Ничек җырчы булырга”дигән киңәшләр укырга була.

Ришат Төхвәтуллин кирегә җырлый

Ришат Төхвәтуллин иҗатын яшьләргә дә, өлкәннәр өчен дә яраклаштыра белгән кебек, Instagram аккаунтын да кызыксынулары төрле булган укучыларны күз алдында тотып әзерли. Ул концертлардан фото һәм видео, спорт белән шөгыльләнгәндә төшкән селфилар, афиша белән тулган.

Ришат еш кына шаян фото-видеолар урнаштырып, язылучыларының күңелен ача. Мәсәлән, студиядә җыр яздырган вакытта ул җырны кирегә яңгыратып видеога төшергән һәм "Яңа җыр!", - дип язып та куйган. Моннан тыш, Ришатны публикацияләре астына иң күп комментарияләр җыючы дип тә атап булыр иде. Күбесенчә, әлбәттә, кызлар яза.

Илсөя Бәдретдинова шәһәр халкын авылга тарату җаен белә

Әлеге җырчы эстрадада бунтарьлыгы һәм шул ук вакытта гадилеге белән аерылып тора. Instagramда да Илсөя бу сыйфатларына тугры кала. Кызык телдә гади халыкка туры килгән язмалар яза. Менә шуларның берсе: "Матур көннәр үзегезгә. Теге җылы көннәр сагындыра башлады әкрен генә, име? Өйдә коточкыч салкын... Җылы су юк... Бүген иртән торсам электричествоны да өзгәннәр. Бөтен савытларга су тутырып куйдым әле. Салкын су да бетсә нишләргә? Шәһәр халкын авылларга куып таратыр өчен суны гына бетерергә кирәк...".

Фирдүс Тямаев яңа җырларын яшерми

Фирдүс Тямаев та иң күп язылучыларга ия җырчыларның берсе. Аккаунтында фотоларга караганда видеолар күбрәк. Укучыларының яртысыннан артыгы шул видеоларны карый. Гадәттә, аларда Фирдүс тамашачыларына мөрәҗәгать итә. Шулай ук җыр яздыру вакытларыннан видеолар шактый. Аларда җырчы яңа җырларының кисәкләрен турыдан-туры тамашачыларына җиткерә. "Фирдүс башка артистлар кебек яңа җырларын яшереп ятмый. Молодец!", - дип язып куйган бер кулланучы бу хакта.

Ландыш Нигъмәтҗанова күлмәкләрен кызына бирә

Эстраданың иң танылган блондинкасы да Instagramның актив кулланучысы.Ул үз аккаунтына реклама урнаштыруга каршы булмаган җырчыларның берсе. Ә бу исә, өстәмә керем дигән сүз. Нигъмәтҗанова үз язылучылары белән сәхнә арты мизгелләреннән тыш, шәхси тормышы белән дә уртаклаша. Мәсәлән, кызы Ләйләнең Ландышның сәхнә күлмәген киеп төшкән фотосы күпләрне кызыксындырган. "Күлмәкләрем әрәм булмый икән. Мин тыныч", - дип язган җырчы бу фото астына.

Салават Миңнеханов әби белән дуслашкан

Салават Миңнеханов Instagram барлыкка килгән көннәрдән бирле аның белән аерылышмый. Иҗаты, шәхси тормышы белән уртаклашып бара. Шаян видеолар урнаштырырга тырыша. Мәсәлән, хатыны Гүзәлемгә клип төшергән вакытта Салават Тәслия исемле әби белән танышкан. Аның белән сөйләшүен җырчы видеога төшергән һәм үз аккаунтына урнаштырган. Видео күп кешегә ошаган, Салават аны "Әби - ут!" – дип бәяләнән. Соңрак Тәслия әби җырлы гаиләнең уртак клибында да төшкән. Миңнехановлар әби белән аралашып торалар, Салават Тәслия әбинең туган көненә бүләкләр җибәргән.

Лилия Хәйруллина спорт белән шөгыльләнә

Җырчы Лилия Хәйруллина еш кына фотосессияләр уздыра. Ике бала әнисе булса да, Лилия балаларын да, ирен дә аккаунтында урнаштырмый. Интервьюларында ул гаиләне шәхси эш дип саный. Соңгы арада җырчы актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә һәм күнегүләрне Instagramында урнаштырып бара башлаган. Моннан тыш, Хәйруллинаның Лилия Гыйматдинова белән уртак фотолары һәм видеолары да шактый. Кызлар "Лилияләр" исемле уртак проект өстендә эшлиләр.

Зәйнәп-Зөфәр кызыклы кешеләрне видеога төшерә

Эстрада мэтрлары, җырлы гаилә Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов Instagramда икесенә бер аккаунт алып баралар. Биредә барысы да бар: иҗат, гаилә, яңалыклар, афиша... Публикацияләрдә Зәйнәп-Зөфәрнең бик теләп туйларда да чыгыш ясавын аңлап була. Ә шушы көннәрдә җырлы гаиләнең аккаунтында кызыклы видео барлыкка килде: Казанның бер урамында Зәйнәп Фәрхетдинова сызгырып баручы бер абыйны төшергән. Аккаунт язылучыларына видео бик охшаган, комментарияләр дә күп. "Кемнәрне генә очратмыйсың бу тормышта! Кемнәрдер "сызгырып", кемнәрдер "сызгыртып" яши...", - дип язып куйган җырчы бу уңайдан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100