news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җырчылары Италия башкаласы Римда концерт күрсәтәчәк

Концертта Ваһапов фестивале лауреатлары белән бергә Калабрия-Боволино академиясе солистлары, Италиядә яшәүче татар егете Рафис Хөснетдинов катнаша.

Татар җырчылары Италия башкаласы Римда концерт күрсәтәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты Италия башкаласы Рим шәһәрендә үтәчәк. Бу хакта Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчелеге хәбәр итә.

Концерт 18 октябрьдә Россиянең Рим шәһәрендәге фән һәм мәдәният үзәгендә була. Анда Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә һәм Ильяс Шәрипов чыгыш ясаячак

Программада – татар халык көйләре, татар композиторларының классик әсәрләре, шулай ук рус романслары һәм неопалитан җырлары. Концертның кунаклары – Калабрия-Боволино вокал академиясе солистлары һәм Италиядә яшәүче татар егете Рафис Хөснетдинов.

“Концертка Италиядә яшәүче милләттәшләребезне, гомумән татар музыкасы белән кызыксынучыларны көтәбез”, - диде проектның продюсеры Рифат Фәттахов.

  • Ваһапов фестиваленең Италиягә сәфәре Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество Агентлыгының Италиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100