Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар җырчылары Хәния Фәрхинең вафаты турында Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә ишетте
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат.
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды. “Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга – әнисе янына кайтып киткәнлеген әйтте”, - диде искә алу чарасын оештырган Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге.
“Безнең артистлар үзара аралаша торган интернет-чат бар, хәбәрне ишеткәч ышанмыйча шунда кердем, әйе, дөрес икән. Бик авыр хәбәр. Хәния апа бик эмоциональ кеше иде, йөрәктер”, - диде Хәния Фәрхи белән якыннан аралашып яшәгән шагыйрә Ләйлә Дәүләтова “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул үзенең Хәния Фәрхи белән бер ай элек Санкт-Петербургта концерт куйганын, бергә самолетта кайтуын искә төшерде. “Хәния апага багышлап язган бик озын бер шигырем бар. “Сиңа гашыйк булыр идем, әгәр син ир-ат булсаң...” дигән юллары бар аның. Хәния апа чын хатын-кыз иде. Сәхнә артында елап торса да, сәхнәгә елмаеп чыга иде һәм чын күңелдән елмая иде”, - диде Ләйлә.
“Моннан бер атна элек телефоннан сөйләштек. Әни янына авылга кайтып киләм. Килгәч бер күрешербез әле, сөйләшәсе сүз бар, диде. Башка берни дә белмим. Коточкыч хәбәр”, - диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.
“Әлфия апа Авзаловадан соң бу зур югалту, - диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. - Татар сәхнәсен тоткан, татар эстрадасында үз мәктәбен булдырган зур җырчы иде”.
Җырчы Салават Фәтхетдинов: “Бүген берни дә әйтә алмыйм. Иртәгә...” – диде Салават бик борчулы тавыш белән.
Хәния Фәрхи Казанда җирләнәчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ"га ире Габделхәй Биктаһиров.
Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак.
Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз