news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән чорларын искә алды

Татар язучылары «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән чорларын искә алды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Күп татар язучысы үзләренең хезмәт юлын башлаган «Яшь ленинчы» газетасының юбилее уңаеннан Язучылар берлегендә «Канат куйдың безгә, «Яшь ленинчы!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә газетаның 100 еллыгына багышланган иде.

«Бик дулкынланып килдем бу очрашуга, бик күп истәлекләр кузгалды. Без «Татар баласы моны белергә тиеш» дигән фикердән чыгып эш иттек», – диде кичәнең хөрмәтле кунагы булып килгән Роза Туфитуллова. Ул редакциядә 1973-1986 елларда эшләгән, озак еллар баш мөхәррире булган.

«Яшь ленинчы» мәктәбе татар әдәбиятына безнең газета биргән бер хәзинә ул. Әдәбият тарихында моны искә алмасалар да, бу шулай. «Яшь ленинчы» мәктәбе – ул шигърият белән бәйләнгән, талантларга канатлар кую урыны иде ул», – дип дәвам итте ул.

Роза Туфитуллова гомере буе «Яшь ленинчы»да эшләгән фотограф Николай Седовны искә алды. Аны «уникаль фотограф» дип атады. «Татарны шулкадәр яратып, аның нечкә җанын аңлап эшләде, гомерен безнең уч төбе кадәр газетага бирде. Бүген аның да искә алынуын телим», – диде ветеран журналист.

Кичәне алып баручы Ләбиб Лерон шулай ук төрле елларда «Яшь ленинчы» редакциясендә эшләгән Саимә Ибраһимова, Илгизәр Сәмигуллина, Рәйсә Яхина, Фоат Хәмидуллин, Фирая Бәдретдинова, Йосыф Вәлиәхмәтов, Сәйдә Зыятдинова, Фирая Маликова, Эльмира Шәрифуллина, Атлас Гафиятов, Фәридә Вагыйзова, Илсөяр Иксанова, Илгизә Садриеваны искә алды.

«Яшь ленинчы» редакциясендә байтак еллар хезмәт куйган шагыйрьләр Госман Садәнең 75 еллыгы, Нияз Акмалның 70 еллыгы уңаеннан аларны да искә алдылар – шигырьләре яңгырады.

Кичәдә Казан театр училищесы студентлары «Яшь ленинчы»да эшләгән шагыйрьләр Зөлфәт, Хәйдәр Гайнетдинов, Хәкимҗан Халиков, Илдар Юзеев, Фаил Шәфигуллин, Роберт Миңнуллин һәм башкаларның шигырьләрен укыды.

Ләбиб Лерон шигыренә язылган җырны Зөлфәт Зиннуров, Зөлфәтнең легендар «Һаман яратам» җырын Хәбир Ибраһим башкарды.

Заманында шулай ук «Яшь ленинчы»да эшләгән Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Ркаил Зәйдулла, Рабит Батулла шул чор истәлекләре белән уртаклашты. Радиожурналист Нәсим Акмал абыйсы Нияз Акмалны искә алды.

Кичәдә «Яшь ленинчы» газетасының журналга әйләнүе зур хата булуы турында да фикер яңгырады.

Язучылар «Яшь ленинчы»ның әлеге кызыклы чоры турында истәлекләр китабы тупларга кирәк дигән фикергә килделәр. «Без бүген булдыра алган кадәр шәхесләребезне искә алырга тырыштык. Бүген күрсәтелгән фотолар ул чордагы фотоларның бер өлеше генә. Бәлки, бер саллы китап чыгарып булыр», – диде Ләбиб Лерон.

«Бу кичә Госман Садә белән Нияз Акмалов рухына да дога булып барып ирешсен», – диде ул.

«Яшь ленинчы» газетасы бик затлы газета иде. Ул күбебезгә канат куйды. «Яшь ленинчы»да чыккан кешеләр берсе дә югалып калмады – әдәбиятыбызда һәм мәдәниятебездә тирән эз калдырдылар», – дип кичәгә йомгак ясады Ләбиб Лерон.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100