news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар язучылары Яңа татар бистәсе зиратында хәтер өмәсе ясады

Татар язучылары Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында хәтер өмәсе ясаган. «Татарстан язучылар берлеге әгъзалары һәм хезмәткәрләре күренекле әдипләрнең каберләрен чистартты», дип хәбәр итә Берлекнең матбугат үзәге.

Язучылар Габдулла Тукай, Әмирхан Еники, Атилла Расих, Илдар Юзеев, Әминә Бикчәнтәева, Нури Арслан, Фаил Шәфигуллин, Фәиз Зөлкарнәй һәм башка әдипләрнең каберләрен чистартканнар.

Өмәдә Ркаил Зәйдулла, Марат Әмирханов, Газинур Морат, Рөстәм Галиуллин, Рафис Корбан, Ләбиб Лерон, Хәбир Ибраһим һәм башкалар катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot