news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары Кырлайда шигърият бәйрәмендә катнашты

Татар язучылары Кырлайда шигърият бәйрәмендә катнашты
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар шагыйрь Габдулла Тукай торган авыл - Арча районы Кырлайда шигърият бәйрәмендә катнашты. Алар Кырлай музее комплексын карады, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм белән тәбрикләде. «Республика Рәисе Арчага, мәдәниятебез, язучыларыбызга карата якты йөз белән карый. Эшлисе эшләр әле күп, Тукайның 140 еллык юбилеена эшләп бетерербез дип өметләнәм. Бергәләп озак еллар яшәргә язсын», - диде ул.

Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның Кырлайда татар шагыйрьләрнең аллеясы булыр, дигән күрсәтмә бирүен искә алды.

«Бүген көне дә бик матур. Иң мөһиме - каршы алучыларның күңеле шатлыклы. Бөек шагыйребезнең туган көне үзен татар дип санаган кардәшләребез өчен чын бәйрәм. Тукай безнең өчен бер йолдызлык. Аның тирә-ягында күренекле кешеләр булган. Фатих Әмирхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев һ.б», - диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Габдулла Тукай җиренә баш иябез. Җаекка баргач, аны олы шагыйрь итеп тәрбияләгән бу якка баш иябез. Ул моннан 9 яшендә китә. Ул шагыйрь буларак шәһәрдә формалаша. Мотыйгулла хәзрәт, аның гаиләсе Тукайны чын шагыйрь итәр өчен барлык шартлар тудырган. Ул аңа шигырь язу системасын аңлата. Типография ачып, «Уклар» журналын, «Әл-гасрел җәдид» газетасын чыгаралар», - диде ул.


«Тукай Җаектан бөек шагыйрь буларак күтәрелә. Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый белән беррәттән Габдулла Тукайны да искә алабыз. Бөтен тормышыбыз, яшәешебез белән туган телебезне саклыйк, үстерик, чөнки ул - Тукай теле», - дип билгеләп үтте ул.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ премиясе иясе Халисә Мөдәрисова Габдулла Тукай рухы белән илһамлануын әйтте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова үзе язган шигырьләрен бүләк итте.

Кунакларга «Арча таңнары» вокаль ансамбле җырларын башкарды. Татар дәүләт драма театры Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырларны яңгыратты.

«Халык арасында татар теле, әдәбиятына мәхәббәт сүнмәгән. Музеебызга килүчеләр бар, яратып йөриләр, Аллага шөкер. Тукайның 140 еллыгына әзерләнү эшләре бара. Киләчәктә үзгәрешләр булыр дип көтелә. Тукайның хатларының тәрҗемәсен сорыйлар, балалар залын күрәсе килүчеләр бар», - дип таныштырды музей экскурсоводы Гөлшат Сафиуллина.

Очрашуда Вакыйф Нуриев, Фоат Галимуллин, Рәдиф Гаташ, Рәдиф Сәгъди, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Рәмис Латыйпов, Рөстәм Галиуллин, Халисә Мөдәрисова, Сания Әхмәтҗанова, Газинур Морат, Илдар Ягъфәров һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100