news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар язучылары Кыргызстанда Халыкара китап ярминкәсендә катнашты

23-24 апрель көннәрендә Кыргызстан башкаласы Бишкек шәһәрендә Халыкара китап ярминкәсе узды. Бу зур чарада Татарстаннан шагыйрә, прозаик, драматург Илсөяр Иксанова, «Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова катнашты. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илсөяр Иксанова Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге әзерләп чыгарган китаплар белән таныштырды. Ярминкәдән соң алар Кыргызстан Язучылар берлегендә кыргыз язучылары һәм киң җәмәгатьчелек белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot