news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары Кыргызстанда шигьрият һәм музыка фестивалендә катнаша

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Кыргызстанда Төрки дөньяның IX халыкара Чукурова шигьрият һәм музыка фестивалендә катнаша.

«Фестиваль кысларында Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың Төркиянең Бурса шәһәрендә төрек, татар, азәрбәйҗан, рус телләрендә нәшер ителгән «Татар капкасы» китабы тәкъдим ителде», дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Төрки дөньяның IX халыкара Чукурова шигьрият һәм музыка фестивале Кыргызстанның Кара-Кыргыз автономияле өлкәсенең 100 еллыгына багышланган. Ул 9-13 июнь көннәрендә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100