news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты

Татар язучылары Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты
Татарстан язучылар берлегенең матбугат үзәге

Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре узды, анда татар язучылары да катнашты.

«26-28 сентябрь көннәрендә Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре булып узды. Әлеге чара кысаларында Татарстаннан бер төркем язучылар Чечня Язучылар берлегендә кунакта булды. Очрашуда ике арада хезмәттәшлек, уртак әдәби проектларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар», - дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Чечня Милли китапханәсендә ике республиканың иҗат әһелләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелгән. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Чечня Язучылар берлеге рәисе Аламахад Ельсаев алып барган.

Чечен Республикасында узган очрашуларда Татарстан Язучылар берлеге делегациясе составында Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева катнашкан.

Соңрак шунда ук татар язучылары әдәбият сөючеләр белән очрашкан. Кунаклар үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырган, шигырьләрен укыган, китапларын бүләк иткән.

Шулай ук Татарстан Югары Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар Ркаил Зәйдулла, Камил Нугаев Чечен Республикасы парламентының җитәкчеләре белән очрашкан һәм уртак хезмәттәшлек турында сөйләшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100