Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар язучысы Илдар Әбүзәровның яңа китабы басылып чыкты
Китап "Концерт для скрипки и ножа в двух частях" дип атала.
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Илдар Әбүзәровның сигезенче китабы басылып чыкты. Ул “Концерт для скрипки и ножа в двух частях” дип атала. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә “Тышына скрипка төшерелгән икенче китабым”, – дип Илдар үзе хәбәр итә.
Китап 2000 тираж белән чыккан. Тышлыгына 18+ дип билгеләнгән.
Шунысы да игътибарга лаек, Илдар үзен татар язучысы дип саный, һәм Мәскәү нәшриятларына беркайчан үз фамилиясен үзгәртеп басарга рөхсәт итми. Илдар Әбүзаровның “Корбан-роман” повестена нигезләнеп, Казанда режиссер Салават Юзеев “Курбан-роман. История с жертвой” исемле тулы метражлы нәфис фильм төшергән иде.
Илдарның әсәрләре немец, чех, швед телләрендә басылып чыккан. Әсәрләренең берсе дә татар теленә тәрҗемә ителмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз