news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар язучыларының революциягә кадәр чыккан китаплары Казахстанда күргәзмәгә куелган

Күргәзмәне Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның казах телендә китабы чыгу уңаеннан оештырганнар.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Казахстанда татар һәм башкорт язучыларының революциягә кадәр чыккан китаплары күргәзмәгә куелган. Биредә Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның казах телендә китабы чыгу уңаеннан очрашу оештырганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Айгиз Баймөхәммәтовны казах әдәбиятын үстерүгә һәм халыкара әдәби элемтәләрне ныгытуга өлеш керткәне өчен, Михаил Шолохов исемендәге халыкара медаль белән бүләкләгәннәр.

“Шолохов күп кенә әсәрләрен Казахстанда язган икән. Шолоховның беренче музее да биредә ачылган. Биредә аңа хөрмәт зур”, - дип әйткән Айгиз Баймөхәммәтов Казахстан Милли китапханәсендә очрашуда.

news_right_1
news_right_2
news_bot