news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучыларының әдәбиятны үстерү буенча Президентка тәкъдимнәре - исемлек

Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Галиуллин язган хат алты пункттан тора.

Татар язучыларының әдәбиятны үстерү буенча Президентка тәкъдимнәре - исемлек
tatarstan.ru

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Өч татар язучысы - Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Галиуллин Татарстан Президентының иҗади интеллигенция белән очрашуында үзләренең милли мәдәниятне үстерү буенча тәкъдимнәрен хат итеп тапшырганнар.

“Безнең алдагы биш-ун елга милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә ныклы күзаллауларыбыз булырга тиеш. Президент бездән шушы күзаллауны өмет итә кебек”, - дип уйлары белән бүлеште хатка кул куючыларның берсе - “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин “Татар-информ” хәбәрчесе белән.

Ул үзенең оптимист булуын һәм яшьлек романтикасы белән яхшыга ышануын әйтте.

Язучыларның хаты алты пункттан тора:

- татар балалар һәм, бигрәк тә, үсмерләр әдәбияты фэнтези, фантастика, маҗаралы әсәрләргә мохтаҗ. Бу жанрларны үз итү максатында ярыш-бәйге оештырса, яисә каләмнәре нык биш-ун язучыга дәүләт заказы буенча әлеге жанрларда әсәр иҗат итү мөмкинлеге бирелсә, боз кузгалыр иде;

- татар характерын аеруча калку итеп күрсәткән иң гүзәл хикәяләрне инглиз теленә тәрҗемә итеп, антология нәшер итәргә иде. Әлеге китап туристларны кызыксындырырлык һәм төрле илләргә баргач бүләк итәрлек сувенир басма сыйфатында да отышлы булыр иде;

-татар эстрадасының үсеше өчен «Үзгәреш җиле» фестивале мөһим вакыйга булды. Ләкин иске җырларны заманча яңгырату белән бергә, эстрадага яхшы сыйфатлы яңа җырлар да зарур. Бүгенге көн композиторларын һәм шагыйрьләрен берләштереп, алардан заманча, зәвыклы, тирән җырлар яздырып, «Үзгәреш җиле» сәхнәсеннән яңгыратырга иде;

-татар классик әдәбияты нигезендә нәфис фильмнар төшерү тәҗрибәсе бар. Бу эшне дәвам итәргә иде. Хәзерге этапта, мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» яисә «Йөрәк сере» кебек әсәрләрендә тукталырга мөмкин;

-иң шәп әдәби әсәрләребезне системалы рәвештә рус теленә тәрҗемә итә башларга һәм серия рәвешендә Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыгару эшен җайга салырга иде.

-күп кенә халыкларның башкалаларында (мәсәлән, Ашхабадта, Бакуда, хәтта Саранскида һ.б.) мәйданнарны, аллеяларны күренекле әдипләрнең һәм сәнгать эшлеклеләренең бюстлары бизи. Әлеге үрнәккә без дә кушылсак, татар мәдәниятен монументаль-визуаль популярлаштыру җәһәтеннән дә, тарихыбызга карата горурлык уяту ягыннан да олы эш булыр иде.

Язучылар әлеге пунктларны кайсы оешмалар белән эшләү мөмкинлеген дә күзаллап, фикерләрен җиткергәннәр.

  • Татарстан Президенты Туган тел көнендә иҗади һәм фәнни интеллигенция белән очрашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100