news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучыларына «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды

Татарстан мәдәният министры урынбасары 2019 ел татар язучыларын өчен уңышлы булганын әйтте.

Татар язучыларына «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды
Рамиль Гали

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бер төркем татар язучылары һәм галимнәренә «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.

«2019 ел шактый уңышлы булды дип уйлыйм. Язучылар юбилеен уздырдык, китаплар басылып чыкты. Шуңа күрә дә язучыларга рәхмәт әйтеп үтәсем килә. Бергә күрешеп, аралашып эшләргә язсын», — диде ул.

Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Әлфәт Закирҗанов, Заһит Мәхмүди, Ләйлә Минһаҗева, Галиәхмәт Шаһиәхмәтов, Фирдәвес Зарифуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.

Шулай ук, нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен язучылар Наил Шәрифуллин һәм Гөлнур Корбанова, шагыйрь Шәфыйкъ Иматдинов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100